14 май көнне Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән районында күчмә утырышы булып узды. Ул Акъегет гомуми төп белем бирү мәктәбендә үткәрелде.
Шуны әйтергә кирәк, Яшел Үзән районы – шәхесләргә бай район. Кайсы гына авылны алсаң да, аның кайсы да булса татар шәхесе исеме белән бәйле булуын ачыкларга мөмкин. Шуңа күрә дә, эшне Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучы хатын-кызларны әлеге авыллар һәм авыллардагы музейлар белән таныштырудан башладылар – Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзләреннән сәфәр кылдылар. “Ак калфак” оешмасы һәм чараны оештыручылар белән бергә әлеге сәфәргә ЮНЕСКОНЫҢ Дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Юныс Сәфиуллин, Татар энциклопедиясе институтының фәнни-нәшрият бүлеге мөдире Рәфик Сәләх
...
Алга таба укырга »