Күренекле татар мәгърифәтчесе - Каюм Насыйри Музыкаль-әдәби кичә Максат: тәрбиячеләрне, ата-аналарны күренекле шәхеснең әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге белән таныштыру; аның иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту; культуралы-агарту эшен дәвам итү. Жиһазлар: К.Насыйриның портреты, аның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе, техник чаралар, кассета, диск. Сәхнә бизәлеше: Залның уртасында К.Насыйриның портреты эленгән, як-ягында чәчәкләр бәйләме белән бизәлгән, уң яки сул ягында китап күргәзмәсе, тактага төрле цитаталар эленгән; "Кеше үзенең туган телен кагыйдәсен дә белер һәм һич тә ялгыш әйтмәс һәм хата сөйләмәс”. "Баланың фәнгә һәм тәрбиягә сәләтле булуы әнисенә генә бәйле түгел, ә ничек тәрбия бирүгә дә карый. ” "Бөеклек синең нинди катлаудан чыгуыңа карап түгел, ә акылга үз-үзеңне ничек тотуыңа карап билгеләнә. Барыш.Талгын гына "Көзге ачы җилләрдә” исемле татар халык җыры яңгырый. Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләр! Сезне үзебезнең балалар бакчасында күрүебезгә без бик шатбыз!. Бүген без бирегә кадерле шәхесебез Каюм Насыйриның иҗатына багышланган кичәгә җыелдык. Олы, бөек кешеләребезгә дан җырлыйк. Җыр: "Мин яратам сине, Татарстан!” ( башкаралар педагоглар.) Алып баручы: Күренекле мәгърифәтче, тюрколог, профессор, тәрҗемәче, фәнни хезмәткәр К.Насыйри Зеленодол районы югары Шырдан авылында 1825 нче елда туган, һәм бөтен гомерен татар халкын фидакарьләрчә агартуга багышлаган. Х1Х йөзнең 60 нчы елларыннан башлап, ярты гасыр дәвамында тырыш һәм гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән К.Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле булды. Ул бөтен талантын халыкка хезмәт итү эшенә багышлады, туган халкын аң-белем ягыннан күтәрү буенча тарихи әһәмиятле хезмәтләр күрсәтте, мәдәниятебезнең демократик нигезендә үсә башлавына һәм халыкчан әдәби телнең барлыкка килүенә этәргеч бирде. (Наташа Башуринаны» "Туган телем – иркә гөлем” шигыреннән өзек укыла) Туган телне Тукай сөйде Такташ өзелеп мактады Урам теле түгеллеген Насыйри да аклады. Алып баручы: Әйе, К. Насыйри заманында татар әдәби телен теоритик нигезләү буенча нинди хезмәтләр бирде соң? К.Насыйри татар әдәби телен теоритик нигезләү буенча зур эшчәнлек күрсәтә. Ул татар теленең әдәбият һәм фән теле була алуын һәм шуңа хаклы икәнлеген исбат итә. Татар теле гыйлемен үстердә һәм сүзлекләр төзүдә әһәмиятле эшләр башкара. 1895 нче елда татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзи; русча - татарча, татарча – русча сүзлекләр бастырып чыгара һәм аның матурлыгы белән горурлана. Таптадылар, тапталмадың Изделәр, изелмәдең Юк итәргә теләделәр, Исән калдың, үлмәдең. Горурланам синең белән Әй, мөкатдәс моңлы тел, Син бит минем гөлбакчамда Гөрләп чәчәк аткан гөл. Хәзер җыр башкарыла "Туган тел” Г.Тукай сүзләре. Татар халык көе. Алып баручы. - Әйткәнемчә, К.Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе- аның тел өлкәсендәге эшчәнлеге. Бу өлкәдә галим бик катлаулы һәм күп яклы хезмәтләр башкарды. Татар теленең башка телләрдән артта торуын фәкать эшләнелмәгәнлегеннән генә күрде. Аны фәнни эшкәртү юлында гаять кыю һәм зур эшчәнлек күрсәтте. Күренекле шәхесебез шулай ук дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән беренче кулланманы ("Кавагыйде китаб¸т”, 1882 нче ел) бирде, татар теленең фәнни грамматикасын ("Әнмүзәҗ”, 1895 нче ел) төзүгә нигезне салды. Ул рус, татар грамматикаларында булган я»алыкларны, аерымлыкларны, үзенчәлекләрне өйрәнә һәм аларны укучыларына төшендерә бара. Бу яңалык хәзерге көндә дә балаларга икенче бер телне өйрәткәндә уңышлы методларның берсе булып тора. "Дөрес яз! ”уены оештырыла. Залда утыручы хезмәткәрләр такта янына чыгып әйтелгән сүзләрне дөрес итеп язарга тиешләр. Мәсәлән: мәкаль, гыйбрәтле, җәмгыять, мөгаллим, шәхес, зиһен, вәкил, мәгърифәтче һ.б. Җырлы – биюле уен "Алия – Гөлия” Алып баручы: К.Насыйри һәр язны үзенең туган авылы Шырданга кайтып анда гади халык белән бергә кырда хезмәт итә торган булган, һәм һәр җәйне дип әйтерлек Зөя өязенең авылларына чыгып, үзенең фәнни максатлары өчен андагы тарихи истәлекләрне тикшереп, карап йөргән. Менә шул вакытларда инде ул хезмәт халкы белән аралашып, аның җанлы телен, гореф- гадәтләрен өйрәнә. авыл картларыннан фольклор материаллары җыя, бастырып чыгару өчен системалы эш алып бара, рус телендә нәшер итә. Бүгенге көндә аның эшләре "Татар халык авыз иҗаты” китапларында тупланган. Әйдәгез әле, шушы урында тукталып "Дәвам ит!” уенын уйнап алыйк. Мин мәкальләрнең беренче өлешен әйтәм ә сез дәвам итегез! Матурлык йөздә түгел- сүздә; Бер сүздә - бер Мең сүздә -мең акыл; Берәүнең кулы эшли Икенченең - теле эшли; Тел - күңелнең көзгесе; Телең белән узма – белем белән уз. Татар халык уены "Капкалы”, "Йөзек салыш” "Наза”, "Миңа кирәк бер иптәш”һ.б. Алып баручы: К.Насыйри 1896 нчы елда үзе җыйган материалларны "Казан татарларының халык әдәбияте үрнәкләре” дигән исем белән рус телендә китап бастырып чыгара. Аның бу хезмәтенә рус матбугатында профессор Катанов югары бәя бирә Болардан тыш К.Насыйриның "Казан татарларының әкиятләре һәм аларны башка халык әкиятләре белән чагыштыру” исеме белән рус телендә тагын бер хезмәте басыла. Әкиятләрнең күпчелеге татар балалар әдәбияте фондын үстерүдә дә әһәмиятле урын тота. Мәсәлән: "Үги кыз”, "Саламторхан”, "Төлке”, "Мәче белән аю” һ.б. әкиятләре, татар халык шагыйре Г.Тукай иҗат иткән "Шүрәле” поэмасы да К.Насыйри язып алган вариант нигезендә дөньяга килә. "Үги кыз” әкиятеннән өзекне сәхнәләштерү. "Саламторхан” әкиятеннән бер өзек укыла. Викторина уздырыла. Сез К.Насыйриның нинди әдәби әсәрләрен беләсез? Аларның тәрбияви якларын эшебездә куллануны дәлилләп күрсәтегез. 1 нче педагог: "Кырык вәзир кыйссасы”(1868). Монда кергән хикәяләрдә, әкиятләрдә гаделлек, намуслылык, батырлык идеяларын яклауга зур урын бирелә. Без балалар белән тәрбияви эштә кулланабыз. 2 нче педагог: "Әбугалисина кыйссасы”нда хаксызлыкка каршы көрәш алып барыла. Балаларда хокук тәрбиясе нигезләрен өйрәтәбез. 3 нче педагог: "Кырык бакча ” әсәрендә уңай сыйфатлар макталса, аңгыралык, ахмаклык кебек тискәре сыйфатлар тәнкыйтьләнә. 4 нче педагог: "Татар этнографиясе материаллары” иҗатында татарларның тормышын чагылдырган этнографияне системага сала. "Халкым мирасы”музеенда системалы эш алып барабыз. Җыр башкарыла. "Шәл бәйләдем”. Татар халык җыры. Алып баручы: Хөрмәтле тамашачылар! ¨ Каюм Насыйри исемендәге музейлар кайда бар икән? Әйдәгез, әле аларны искә төшереп үтик. Җавап: (К.Насыйри исемендәге этнографик музей Зеленодол шәһәрендә К.Насыйри урамының 13а йортында, гимназиядә урнашкан. Шулай ук Казан шәһәрендә Каюм Насыйри исемен йөрткән музей бар.) Алып баручы: Татар халкының ижтимагый уяну тарихында Каюм Насыйри гаять зур хезмәтләре белән мактаулы урын ала. Ул бөтен гомерен халыкны агартуга, аның культурасын күтәрүгә багышлый. Ул үзен фидакарь галим, энциклопедист-мәгърифәтче итеп таныта. Аның Ватанга мәхәббәт, халыклар арасында дуслык, туганлык турындагы зирәк акыллы сүзләре бүген дә үзләренең әһәмиятен югалтмаган. Хөрмәтле коллегалар, ата-аналар, аксакаллар! Кичәбез ахырына якынлашып килә, катнашуыгыз өчен зур рәхмәт! Олы шәхесләребез белән горурланып, алардан үрнәк алып, аларны хөрмәт итеп яшик. Бит үткәнеңне белеп кенә киләчәкне төзеп була. Алып баручы залда утыручылырны китап күргәзмәсе янына чакыра. "Җидегән чишмә” көе яңгырый. Материал 49 номерлы "Росинка"балалар бакчасы сайтыннан алынды. http://sad-49.ucoz.ru/publ/k_renekle_tatar_m_grif_tchese_kajum_nasyjri/1-1-0-5. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт! |