Заманында совет илләреннән Рига шәһәренә килеп төпләнгән татарларның “Идел” җәмгыяте оештыруына быел 26 ел тулды. Туган җиреннән читтә гомер кичерсәләр дә биредә татарлар ана телен, халыкның гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Гаиләләрендә кадерләп саклаган милли традицияләрне үсеп килүче яшь буынга тапшырырга омтыла.
Һәр халыкның күңел киңлеген – аның аш-суы ачып күрсәтә. Ул башкаларныкына охшамаган, кабатланмас милли хәзинә. Чит мохиттә милли ризыкның халыкларны берләштерү көче дә ныгый төшә. Шуңа күрә татар җәмгыятьләре үткәргән төрле мәдәни чараларның һәрвакыт милли аш-су тулы табын артында тәмамлануы гаҗәп түгел.
Латвия татарларының милли-аш су китабында Марий-Элдан Гөлфия апа Хурамшина тәбикмәк, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән Нәфисә ханым Бирска кыстыбый, Чистай районы Мөслим авылыннан Минхәят Гыймалтдинова чәкчәк, Латвиянең Саулкрасты шәһәрендә яшәүче Сания Турлая каз ите белән зур бәлеш, Башкортстанның Слак авылыннан Фәнүзә апа Ахунова бавырсак, Нижгар өлкәсеннән Рахилә апа Яковлева кош теле, Казан кызы Ләйсән Билалова гөбәдия пешерү серләре белән уртаклаша. Ризыкларның тәфсилле рецептлары белән беррәттән аларның авыз суларын китерерлек төсле фотосурәтләре дә тәкъдим ителә. Китап татарларның сый-хөрмәткә бай һәм кунакчыллыгын дәлилләүче халык мәкальләре белән дә бизәлгән. Җаентыкны нәшер итүдә финанс ярдәмен Рига шәһәре Думасы күрсәткән.
Материал http://tatarile.org/news/tt/node/4665 сайтыннан алынды