Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Август 2015  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Сораштыру

Балаларыгыз (укучыларыгыз) китап укырга яратамы?
Всего ответов: 1151

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Җомга, 13.12.2024, 01:39
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2015 » Август » 11 » Иске Татар бистәсенә сәяхәт!
10:28
Иске Татар бистәсенә сәяхәт!

“Меңъеллык тарихлы шәһәр. Иске Татар бистәсе” - Каюм Насыйри музее әнә шул исемдәге сәяхәткә чакыра. Чара 30 август - Шәһәр көненә багышлана.


Интерактив җәяүле сәяхәт 27 август көнне булачак. Татарның бөек мәгърифәтчесе исемен йөрткән музейханә татар халкының тарихын, мәдәниятын һәм традицияләрен популярлаштыручы мәдәни үзәк вазифасын башкара. Мәгълүм булганча, Каюм Насыйри музее Казанның Иске Татар бистәсе тарихи тыюлыгы биләмәсендә урнашкан. Татар халкының XIX гасырда агачтан эшләнеп, XXI гасыр башында яңадан торгызылган тарихи һәйкәленнән санала. Бу үзенчәлекле бина үз вакытында Каюм Насыйриның якын туганы Мөхәммәтбәдый Хөсәенов тарафыннан төзелә. 1887-1902 елларда галим үзе дә шушы йортта яши. Бу бина үзенең тарихи урынында торгызылды һәм аның эчке эшләнеше элгәреге рәвешендә калдырылды.

Гомумән, шәһәребезнең Иске Татар бистәсе Казан халкының гына түгел, ә дөньяның төрле почмакларыннан килгән туристларның да яраткан урынына әверелде.

Әлеге бистәнең тарихына күз салсак: Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң мөселманнарны шәһәр читенә куып чыгаралар. Шәһәр читендә, Болак артында татарлар районы формалаша һәм вакытлар узгач, Иске Татар бистәсе дип атала башлый. Берничә гасыр буена монда татар халкының традицияләре һәм мәдәнияте сакланып килгән һәм үсешен дәвам иткән.

Татарларның урыс патшасы белән уртак тел таба алган аз өлеше генә Казаннан ерак түгел Түбән Кабан күле һәм Болак каналыннан көнбатыштарак урнаша алган.

1767 елда Казанга патшабикә Екатерина II килгән. Мөселман мәхәлләсе вәкилләре белән очрашуда, татарларның кунакчыллыгыннан һәм бүләкләреннән кәнәгать булып, бистәдә таштан ике ак мәчет салырга рөхсәт биргән. 1773 елда «Диннәрнең тигезлеге хакында» указ кабул ителгән һәм беренче тапкыр, берникадәр чикләүләр белән булса да, дин тоту иреге бирелгән. Шул вакыттан башлап бистә Казанның мәдәни һәм дини үзәгенә әйләнә.

XIX гасыр уртасына бистәнең өч тарихи өлеше барлыкка килгән: төньягында – сәүдә, үзәктә - мәдәният-торак һәм көньягында – сәнәгать. Бистәнең төньягында, үзәктә, кунакханәләр һәм сәүдә биналары урнашкан Печән базары мәйданы һәм мәчет булган, хәзерге вакытта ул Нурулла мәчете дип атала. Бистәнең үзәге Юнысов мәйданы булган.

Иске Татар бистәсендә сакланып калган XVIII-XIX гасыр биналары арасында барокко, классицизм һәм эклектика стилендәгеләре бар. Бистәдәге корылмаларның аерым бер үзенчәлеге - рус һәм татар архитектурасы традицияләренең кушылуы.

Бистә тарихында күп кенә татар морзалары һәм сәүдәгәрләренең исемнәре саклана... Бистәнең көньягындарак заманына күрә иң эре сәнәгать оешмалары – сабын кайнату химия заводы (хәзер «Нәфис-косметикс») һәм Петцольдның сыра ясау заводы урнашкан булган. Бик күп гаиләләр үзләреннән соң бай тарихи мирас калдырганнар: затлы йортларга карап моннан берничә гасыр элек татар зыялыларының тормыш рәвешен күз алдына китерергә мөмкин. Мәсәлән: Юнысов-Апанаевлар йорты, Мәрҗәни, Сабитов, Исәнбаевларның йортлары.

Шулай ук бистәдә сәүдәгәр-хәйриячеләр акчаларына һәм имамнар тырышлыгы белән салынган тарихи мәчетләр дә сакланып калган. Халык бу гыйбәдәтханәләрне һәм мәхәллә үзәкләрен аларны салдыручыларның исемнәре белән атап йөрткән: Әҗем, Апанай, Галиев мәчетләре...

Танылган рәссам, үз иҗатында галиҗанәп тарихи вакыйгаларны мәңгеләштереп калдыручы та Рушан Шәмсетдинов - Иске бистә егете. Казанның данлыклы җирендә урнашкан Каюм Насыйри урамында гомер кичерә ул. Исәнбәев йорты дип аталучы тарихи бинада хәттә йорт ияләре дә яши, дип раслый аның хуҗасы.

- ...Бөек Ватан сугышыннан соң, бәләкәй чагымда, Апанай мәчетенә йөрдем. Ул вакытта аны балалар бакчасы итеп үзгәрткәннәр иде. Әле дә хәтерлим: зур залда майоликалы плиткәләр ябыштырылган иде, андагы бизәкләрнең матурлыгын без, балалар, шаклар катып күзәтә идек. Ә соңрак бу матурлыкны нигәдер куптарып бетерделәр. Укыган мәктәбебез дә Апанай мәчетенең мәдрәсәсе булды. Баскычлары тимердән эшләнгән, борынгы рухы сакланган. Ул вакытта Казанда машиналар аз иде. Арба тартып, атлар йөргәне сагындыра. Иске бистәдә, авылдагы кебек үк, һәрбер хуҗалык терлек-туар, тавык-чебеш асрый иде. Нәкъ авылдагыча иртән көтү куганнары истә. Сыерлар, сарыклар Яңа бистә җирләрендә көне буе яшел үлән ашап йөрер иде. Без үзебез дә заманында сарык асыраган кешеләр, - дип сөйли Рушан Шәмсетдинов.

Тарихи мизгелләрне күңелләрегездә барлыйсы килсә, 27 август көнне 14.00 сәгатьтә оештырылачак сәяхәткә кушыла аласыз.
Мөршидә КЫЯМОВА әзерләде

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/47344-iske-tatar-bistәsenә-sәyahәt.html

Караулар: 770 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024