Бөтен гомерен татар халкына хезмәт итүгә багышлаган татар
галимнәре арасында Каюм Насыйри аерым урын алып тора. Аның яшь буынның тәрбияле, белемле һәм сәламәт
булып үсүен күз алдында тотып язылган хезмәтләре күп. " Китап әт-тәрбия”, "Тәмәке тартучының хәле”, " Тәрбия”, ,,Аракы дигән эчемлек адәми зат
өчен сарыф бер агудыр”, "Аракы эчәргә гадәтләнгән кешеләргә бер-ике кәлимә сүз”
дигән хезмәтләре хәзерге көндә дә зур әһәмияткә ия. Сәламәтлеккә зыян китерүче
сәбәпләрне К. Насыйри зарарлы гадәтләрдән күрә, тәмәкенең һәм аракының бала
организмына зарарлы булуын күрсәтә.,,Тәмәке тартучының хәле” мәкаләсендә:
,,Кечкенә балалар зурларга ияреп тәмәке тарта. Әгъзалары ныгымас борын тәмәкегә
тотынганга күрә, зәгыйфь вә гәүдәгә йомшак булалар. Тәмәке тарта торган
балаларны күргәч тә белергә мөмкин: авыру сыман, төссез, хәлсез, йөзенең төсе
киткән.Тән сәламәт булса, гакыл сәламәт була, диләр. Тәмәке агуы белән тәне зәгыйфьләнгән
кешедә ниткән гакыл булсын? Кечкенә генә нәрсәгә дә аларның зиһене җитми,
математиканы кабул итми”.
,,Аракы дигән эчемлек
адәми зат өчен сарыф бер агудыр” дигән хезмәтендә: ,,Аракы шикелле адәмне
һәлакәткә илтүче агу юктыр. Эчемлектән хасыйл булган авыруны 90 табиб дәва
кыйлсалар да мөмкин булмыйдыр”- дип яза. Шулай ук эчүчелекнең сәламәтлеккә зур
зыян салуының сәбәпләрен ача: ,,...мие саташканлыгы шуннан билгеле ки, сүзенең
тәртибе булмый, әйтә торган сүзен онытып җибәрәдер, бәйләнешсез сүзләр
сөйлидер. Йокласа да, тыныч йокламый, төрле кабахәт төшләр күрә, гакылы саташа
вә фикере яңлышадыр...”, ,,эчемлек эчкән кеше һәрбер чәркәне эчкән саен үзен
генә үтермәйдер. Бәлки бөтен нәселен үтерәдер. Исеректән туган балалар күбрәк
зыяндаш зәхмәтле булалар”- дип кисәтә.
К. Насыйри зарарлы
гадәтләргә дөрес туклана белмәүне дә кертә. ,,Китап- әт-тәрбия” хезмәтенең 25
нче тәрбиясендә атасы улына: ,,Алай да, углым,үлчәү белән ашамак кирәк. Күп
ашау адәмне үтермәсә дә ,күп яхшылык та күрмәйдер.Вә исраф буладыр, исраф-
хәрамдыр!”-диде. 97 нче тәрбиядә табын янында дөрес утыру, (,,...эт ялаган
шикелле, шапылдатып ашама”), 98 нче тәрбиядә ,,...күп ашамак зарарлыдыр, хайван
фигыледер, күп ашаудан төрле авырулар пәйда буладыр”, дигән киңәшләрен бирә.
,,Тәрбия китабы”ның 48 нче нәсихәтендә:,, Әй, угыл, үзеңнең сыйххәтеңә вә үткән
көннең сәламәтлегенә масаеп вә алданма. Чөнки гомереңнең вакыты аздыр.
Сәламәтлегеңнең кадерен бел, үзеңне хайван дәрәҗәсеннән чыгар, сыйххәтлекне
саклау шартлары күптер”,- дип яза.
Каюм Насыйри
хезмәтләрендә хәзерге көн өчен актуаль булган проблемалар күрсәтелә. Халкыбызда
сәламәтлек турында мәкальләр дә бик күп.
Сәламәт тәндә -
сәламәт акыл.
Аек яшәгәннең акылы
төгәл.
Акылыңа аракы түрә
булмасын.
Аракы – акча түләп
алган агу.
Аракы акылны утсыз да
яна.
Исерек акчасын эчми,
акылын эчә.
Исеректә акыл исе
булмас, аракы исе булыр.
Тәмәке белән бергә
тартучы да яна.
Тәмәке теләнергә
өйрәтер.
2010 елның 7 октябрендә Министрлар Кабинетында Татарстанда
исерткеч эчемлекләр, тәмәке куллануны
киметүгә багышланган утырыш узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов катнашты. Премьер-министр утырышны ачып җибәргәндә, әлеге мәсьәләнең
актуальлегенә басым ясап үтте. Президентыбыз : "Эчкечелек һәм тәмәке тарту
күренешләренә каршы кискен көрәш алып барырга кирәк”- ди .
Статистик мәгълүматләргә күрә Татарстанда ел саен 23 меңнән артык кеше аракыдан
агуланып үлә, 10 меңе яшьләр. Көн саен
бу эчемлекләрне егетләрнең 33 проценты һәм кызларның 20 проценты куллана.
Тәмәке тартучы яшьләрнең 55проценты үпкә авыруларыннан интегә. 51 мең
кешедә тәмәке тарту белән бәйле психик тайпылышлар күзәтелә. Дөрес тукланмау
нәтиҗәсендә килеп чыккан чирләрдән ел
саен 22 мең кеше үлә.
Тәмәке тарткан кеше, аракы эчәргә
ияләшә, аннан наркотиклар да куллана башлый. Андый кешеләргә СПИД вирусы
ияләшә.
Татар яшьләре! Сак
булыгыз! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркомания, рухи пычраклык кебек куркыныч
афәтләр йөри.Бу афәтләргә каршы торыр өчен сезгә аек акыл, сәламәт рух кирәк.
Сәламәт тәндә — сәламәт акыл.
Каюм бабабызның киңәшләрен онытмыйк.
Санап
кына бетерерлек түгел
Каюм
бабабызның хезмәтен
Без
белгәне- диңгездән бер тамчы,
Бер тамчының меңдер хезмәте.
Э. Шәрифуллина.
Материал авторы Сидыкова Гульзада Камиловна МОУ СОШ №4, Бугульма
|