Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Гыйнвар 2015  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031

Сораштыру

"Китап-әт-тәрбия" не эшегездә яки бала тәрбияләүдә кулланасызмы?
Всего ответов: 1227

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Дәшәмбе, 06.05.2024, 20:42
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2015 » Гыйнвар » 8 » Татарстанлылар үз тарихлары белән горурлана һәм тарихи мирасларына бик сакчыл карый
09:16
Татарстанлылар үз тарихлары белән горурлана һәм тарихи мирасларына бик сакчыл карый

Төркия Республикасына рәсми рәвештә беренче тапкыр булган сәфәрендә ЮНЕСКО оешмасы генераль директоры Ирина Бокова ТӨРКСОЙның Әнкара шәһәрендә урнашкан штаб-фатирында булды. Шулай ук ул, Төркия Республикасының дипломатик миссияле җитәкчеләренең 7 нче конференциясендә дә чыгыш ясады. Конференциядә Төркия Президенты Тайип Эрдоган да катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Лилия Саттарова.

ТӨРКСОЙның штаб-фатирында Ирина Бокова оешманың генераль секретаре Дүсән Касеинов белән очрашты, очрашуда әлеге ике халыкара оешманың вәкилләре дә катнашты.

Чара барышында бу оешмаларның үзара эшчәнлеге хакында да сүз булды. “Кешелекнең мәдәни мирасын саклауда үзебез генә эш алып бармау белән без бик канәгать. Киләчәктә дә ТӨРКСОЙ оешмасы белән эшчәнлекне ныгытачакбыз. ЮНЕСКО мәдәнияткә бик зур игътибар бирә, чөнки мәдәният һәм аның киң кырлылыгы, табигатьне саклауда биологик күптөрлелек мөһим булган кебек үк әһәмиятле”, - диде Ирина Бокова.

“2014 елның августында Татарстанда “Болгар” тарих-археология комплексына, аны бөтендөнья мирас һәйкәле итеп танучы сертификат тапшырылды. Мин татарстанлыларның үз тарихлары белән горурлануларын һәм тарихи мирасларына бик сакчыл карауларын күрдем - бу бик мөһим. Кыргызстан, Әзәрбайҗан һәм Казакъстанның да тарихи мирасларын саклау өстендә эшләүләрен, соңгы елларда ул тарихи объектларның күбесенең ЮНЕСКО исемлегенә кертелүен билгеләп үтәсем килә”, - дип тә өстәде ул.

ЮНЕСКОның генераль директоры ТӨРКСОЙ чараларын уздыруда ярдәм итүен, бигрәк тә, быел март аенда оешманың Париж шәһәрендә урнашкан штаб-фатирында Нәүрүз бәйрәмен уздыруга әзерлектә булышлык күрсәтүен белдерде. “ЮНЕСКО һәм ТӨРКСОЙ хезмәттәшлегенә 2016 елда 20 ел тула, һәм бу дата ике оешма өчен дә мөһим”, - дип искәртте Ирина Бокова.

Караулар: 386 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024