Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Апрель 2024  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Сораштыру

Каюм Насыйри турында беләсезме?
Всего ответов: 1993

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Җомга, 26.04.2024, 03:51
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Видео



Каюм Насыйри - татар мәдәниятенең якты йолдызы

Каюм Насыйри XIX гасырда Казанда яшәп иҗат иткән энциклопедист - галим, язучы, педагог. Каюм Насыйриның иҗаты һәм тормыш юлы татар мәгърифәтчелек фикерендә, татар халкы тарихында һәм аның мәдәниятендә зур урын алып тора. Ул Казан фәнни мәктәбе вәкиле. Шунлыктан да 2002 елда Казанда, галим яшәгән Иске Татар бистәсе җирлегендә Каюм Насыйри музее барлыкка килде.

Туган җире

Чыгышы белән Каюм Насыйри тирә-якларга даны таралган диндар, гыйлемдар, эшлекле нәселдән. Ул 1825 елда Иделнең аръягында урнашкан элеккеге Зөя Өязе, хәзерге Яшел Үзән районына караган Югары Шырдан авылында Габденнасыр мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Экранда Габденнасыр мулланың нәсел йорты урыны, аның хәзерге күренеше. Шул ук күренешне XX гасыр башында Каюм Насыйриның туганы фотога төшергән. Сезнең игътибарга Каюм Насыйри музее фондында сакланучы әлеге фотосүрәт һәм шул тарихи чыганакларга таянып эшләнгән сынлы сәнгать әсәрендә Югары Шырдан авылы реконструкциясе.

Белем алу

Һәрбер мөселман гаиләсендәге гадәт буенча, Габденнасыр мулла балаларын яшьтән укырга, язарга өйрәтә, үзе җитәкләгән мәдрәсәдә аларга дини гыйлем нигезләрен укыта. 14 яше тулгач, әтисе белемгә омтылган Габделкаюмны Казан мәдрәсәсенә укытырга бирә. Каюм Насыйри мәдрәсәдә 28 яшенә кадәр дин гыйлемнәрен, гарәп, фарсы, төрек, борынгы чагатай телләрен һәм төрле һөнәрләр үзләштереп, дин әһеле - мулла булырга әзерләнә.

Мәдрәсәдә дүрт чит тел үзләштерсә дә, үзенең туган теле татар телен бу тырыш балага фәнни яктан өйрәнү насыйп булмый, чөнки мәдрәсәләр дини белем бирү урыны булганлыктан, анда халыкның сөйләм телен, ягъни этник телләрне укыту каралмаган була. Укучылар, сез хәзер укый торган дөньяви мәктәпләр татар мөселман тормышында ул вакытта әле булмаган.

Татар теле – гомер эше

1855 елда мәдрәсәне тәмамлагач, Каюм Насыйрига Казанның «Духовное училище» дип аталган белем бирү оешмасында татар теле укытучысы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Биредә ул рус балаларына татар телен укытырга тиеш була. Каюм Насыйри әлеге тәкъдимне кабул итә, чөнки Духовное училищеда укыту аңа татар теле белән эшләү мөмкинлеген бирә. Шуны искәртеп үтү кирәк: татар һәм рус телләрен мәдрәсәләрдә укытмаганнар, димәк бу телләрнең грамматикасын Каюм Насыйрига үзлегеннән бик җитди өйрәнергә туры килгән. Күрәсез, Каюм Насыйри үзенең эшчәнлеген мулла буларак түгел, ә татар теле укытучысы булып башлап җибәргән. Духовное училищеда ул 14 ел буена эшли, шул ук елларда Казанның Император университетында укып, дөньяви белемгә ия була һәм татар теленә галим буларак якынлаша.

«Халык укытучысы»

1860 елда аның татар теле грамматикасына караган беренче хезмәте «Нәхү китабы» басылып чыга. 1871 елда Каюм Насыйри татар мөселман балалары өчен Казанда беренче дөньяви мәктәп оештыра, соңрак туган авылы Югары Шырданда шундый ук мәктәп ача. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр фәнни - әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә. Үзе исән вакытта ук, галим һәм язучы буларак таныла. Татарның мәдәни мәркәзе булган Казан җирлегендә дөньяви фәннәр таратып халык тормышына яңалык кертә, гыйлем өсти. Үзеннән соң 40 басма хезмәт калдыра. Кыскача гына сөйләгәндә, Каюм Насыйриның тормыш юлын әнә шулай тасвирлап булыр иде. Ләкин аның XIX гасырда яшәгәнен искә төшерсәк, галимнең тормыш юлы һәм иҗаты күпкә катлаулырак икәнлеген аңларбыз.

Бай мирас

Каюм Насыйри күп эш юнәлешләрендә беренчеләрдән булган, еш кына аңа теория белән гамәлне берләштереп эшләргә туры килгән, һәрбер эшен аңлы рәвештә эшләп, ахырына кадәр җиткергән һәм үзеннән соң килгән буыннарга тапшырып калдырган. Бәлки шуңадыр, Каюм Насыйриның эш башлангычлары әле бүген дә тормышыбызда дәвам итә.

Нинди эшләр дисезме??? Мәсәлән:

  • Татар телен фән буларак һәрьяклы өйрәнүгә нигез салу. Әлеге эш бүген югары уку йортларында,Татарстан Фәннәр Академиясендә гамәлдә;
  • Татар балаларына аларның туган теле - татар телен укытуны гамәлгә кую. Игътибар итегез, димәк татар халкына аларның туган теле - татар телен укытуны Каюм Насыйри керткән. Хәзерге вакытта да бу эш үсештә. Соңрак, башка халык вәкилләре дә, Каюм Насыйридан өйрәнеп, туган телләрен укытуны гамәлгә куйганнар;
  • Татар мөселман халкы өчен беренче дөньяви мәктәп оештыру. Укучылар, димәк хәзерге татар телле мәктәпләр Каюм Насыйри ачкан мәктәпнең дәвамы булып торалар. Шулай итеп, без Каюм Насыйрины хаклы рәвештә «халык укытучысы» дип атый алабыз;
  • Дөньяви фәннәр буенча татар телендә мәктәп дәреслекләре төзү (Татар, рус, гарәп телләренең грамматикасы, Россия тарихы, математика, геометрия, география, биология фәннәре буенча дәреслекләр, ике телле сүзлекләр);
  • Тагын Каюм Насыйри татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген төзеп калдыра;
  • Үзенең шәҗәрәләре нигезендә Каюм Насыйри татар халкының килеп чыгышында болгар һәм татар компоненты барлыгын раслый. Хәзерге көн тарихчылары да әлеге мәсьәләгә карата шундый ук фикердә тора;
  • Каюм Насыйри үз заманында булган барлык фәннәр өлкәсендә дә хезмәтләр калдырган. Шулай да эшчәнлегенең төп юнәлеше татар теле фәне өлкәсенә карый. Галимнең татар теле грамматикасы, лексикографиясе, терминологиясенә караган хезмәтләре татар теленең фәнни нигезен булдырган;
  • Әдәбият өлкәсендә Каюм Насыйри татар халкының сөйләм теленә якын телдә язуны гамәлгә кертә һәм шуның белән татар телен юкка чыгудан саклап кала. Әлеге эшен галим төгәл фәнни алымнар кулланып башкара. Г. Тукай, Ф. Амирхан, Г. Исхаки, Г.Ибрагимов, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камаллар Каюм Насыйриның иҗатына югары бәя биреп, аның традицияләрен татар әдәбиятында дәвам иттергәннәр.

Беренчеләрдән беренче

Укучылар! Ә сез беләсезме, татар телендәге газетаның беренче проекты Каюм Насыйри тарафыннан эшләнгәнен ? Каюм Насыйриның 24 ел буена чыгарган календарьләре татар халкы өчен беренче вакытлы матбугат ролен үтәгән. Безнең тарихта башка андый мисал юк. Медицина фәне өлкәсендәге эшчәнлеге аның исемен Россия медицинасы тарихына алып керә. Мондый зур мәсъәләләрне дөрес аңлау өчен галимнең музеена килеп, аның тормыш юлы, иҗаты турындагы бай мәгълүматны өйрәнү зарур.

Галим эзләреннән барып…

Музейда ике экспозиция залы, лекцион күргәзмәләр залы һәм музейның тирә- ягында «Хәтер бакчасы - Сад Памяти» дип исемләнгән бакча күргәзмәсе эшли. Ул бакча гади генә бакча түгел. Ул хикмәтле, серле бакча... Әгәр сез Каюм Насыйри музеена юнәлсәгез, Казанның тарихи урамнарыннан үтеп, галимнең, ул иҗат итеп яшәгән йортка килеп чыгарсыз. Биредә тарихи чыганакларга таянып, галимнең эш бүлмәсе торгызылган.

Музейда аның шәхси мөһере куелган китапларны, галимнең үз кулы белән күчереп язган һәм шәхси мөһере куелган мәдрәсә дәреслеген күрергә була. Биредә музей бинасы нигезендә XIX гасыр урта катлам татар йорты мохите турында мәгълүмат тупларга, хәтта Каюм Насыйри өйрәнгән дару үләннәре белән төнәтелгән хуш исле чәйдән авыз итәргә була... Соңгы елларда чит төбәкләрдән, илләрдән килгән туристлар музейны кызыксынып карыйлар, ошатып китәләр, араларында махсус, Каюм Насыйриның иҗатын белеп килүчеләр дә була.

Каюм Насыйри исеме - дөньякүләм мәгърифәтчелек хәрәкәтендә мәгълум исем. Нәкъ шундыйлар турында «милләт вөҗданы» диләр. Дустым! Син дә бу гаҗәеп күркәм тарихны белергә тырыш. Каюм Насыйри - татар мәдәниятенең якты йолдызы, димәк ул Россия мәдәниятенең дә якты бер сәхифәсе булып тора.

 

  1. Каюм Насыйри яшьтән кем булырга әзерләнә – анын балачак турында нәрсә белдегез?
  2. Бу галим татар мәдәниятендә нинди мирас калдырган?
  3. Каюм Насыйри иҗат турында сейләгез?
  4. Татар телендәге газетаның беренче проекты кем тарафыннан эшләнгән?
  5. Каюм Насыйри музеенда нәрсә күрергә була?

Материал https://edu.tatar.ru/cor/110 сайтыннан алынды




Copyright MyCorp © 2024
В верх страницы

В низ страницы