Геродот та сукыр булган диләр.
Бәлки, дөрес, бәлки, ялгыштыр…
Күзле күрә су агышын гына,
сукыр күрә Вакыт агышын.
***
Сукыр Каюм дисәләр дә сине,
үтә үткер булган бер күзең...
Ансы белән су агышын күрсәң,
икенчесе белән - сүз эзен...
***
Борынгыдан бүгенгегә җиткән,
киләчәккә таба юл алган
татар сүзләренә, фикеренә
булгансың син туры юламан!
***
Татарларны урыс телле итеп,
урысларны татар теленә
тарткан тарих юлы маңгаеңда,
таш булса да, ачык беленә...
Ренат Харис