2012 ел. Каюм Насыйри премиясе лауреатлары билгеле булды.
2012 елда әлеге бүләк Казанның Вахитов районында урнашкан татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиянең укытучылар коллективына һәм Идел буе районындагы 78 нче урта мәктәбенең милли тәрбия һәм белем бирү буенча директор урынбасары Мәрзия Хәмидуллинага бирелде.
Билгеле булганча, Каюм Насыйри премиясе укытучыларга, гомумән белем бирү өлкәсендә эшләүчеләргә милли мәгарифне үстерүдәге казанышлары, яшь буынны милли гореф-гадәтләрдә тәрбияләгән өчен бирелә.
2010 ел, 5 октябрь. Каюм Насыйри премиясе лауреатлары билгеле булды.
Бүген тантана вакытында Каюм Насыйри исемендәге премияләр - ТР Бөгелмә районының 14 нче татар гимназиясе, ТР Арча районының Ташкичү урта мәктәбе, ТР Зәй районы "Кояшкай” балалар бакчасы, Казан шәһәренең инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 167 нче урта мәктәп коллективларына һәм Казан шәһәренең 20 нче гимназия директоры, башлангыч сыйныфлар өчен укыту-методик комплектлар авторы Зәлфирә Җамалетдиновага тапшырылды.
2009 ел. Каюм Насыйри премиясе лауреатлары билгеле булды.
2009 нчы елда Каюм Насыйри исемендәге премиягә 27 эш кабул ителде (1 нче кушымта). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2010 нчы елның 12 нче гыйнварыннан 29/10 нчы боерыгы нигезендә тәкъдим ителгән кандидатураларның эшчәнлеге комиссия тарафыннан өйрәнелде. Каюм Насыйри исемендәге премия билгеләү комиссиясенең утырышы 2010 нчы елның 11 нче мартында үткәрелде. Яшерен тавыш бирү юлы белән Каюм Насыйри исемендәге премиягә лауреатлар сайланды һәм комиссия карары кабул ителде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премия билгеләү комиссиясе нәтиҗәләренә нигезләнеп, БОЕРЫК БИРӘМ:
1. 2009 нчы ел өчен Каюм Насыйри исемендәге премияләрне түбәндәге педагогик коллективларга һәм аерым шәхесләргә бирергә:
- Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының 14 нче татар гимназиясе коллективына;
- Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Ташкичү гомуми белем мәктәбе” муниципаль гомуми белем учреждениесе коллективына;
- Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Кояшкай” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективына;
- Казан шәһәре Совет районының “Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 167 нче гомуми урта белем мәктәбе” муниципаль гомуми белем учреждениесе коллективына;
- Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназия директоры, башлангыч сыйныфлар өчен укыту-методик комплектлар авторы Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызына.
|