Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Апрель 2024  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Сораштыру

Өегездә китапханә бармы?
Всего ответов: 1115

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Шимбә, 27.04.2024, 01:29
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Тәрҗемәи хәле


Каюм Насыйри (1825 - 1902)

     Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 – 1855 елларда Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә укый. Бу мәдрәсәдә ул 1855 елга кадәр унбиш ел укый. Гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Аннан соң Духовное училищеда, соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта. Семинариядә ул 15 ел эшли. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә.
     1879 елдан башлап К.Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Бар гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый. Һәр язны туган авылы Шырданга кайта, кыр эшләрендә катнаша, җәйләрен Зөя өязе авылларына чыгып, халыкның телен, гореф – гадәтләрен өйрәнә, тарихи истәлекләр, фольклор әсәрләрен җыя. Әдип бар көчен, сәләтен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә, аларны үз акчасына бастыра. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана.
     К.Насыйри күбрәк Казанда яши. Берничә тапкыр агасы Габделхәй янына Мәскәүгә, Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм имтихан тотар өчен Уфага барып кайта. 1893 елның җәендә Оренбург янындагы Каргалы авылында була.
     К.Насыйри китапларын үзе төпләгән, көнкүреш әйберләре ясаган. "Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеше, мин һәр көн бер – ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләр ясыйм”, - дип әйтә торган булган. Ул рәсем ясаган, географик карталар сызып, календарьларына урнаштырган.
     К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй диярлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга. Электр ярдәмендә дәвалану, туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә генә ул йөрерлек хәлгә килә. К.Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә.
     Бөек мәгърифәтче, әдип Каюм Насыйри татар халкының рухи үсешенә ярты гасыр буена фидакарь хезмәт итеп килде. Ул фәннең барлык тармаклары буенча диярлек җиңел аңлаешлы, мисалларга, иллюстрацияләргә бай мавыктыргыч кулланмалар язды. Татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзеде. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләрен кертеп һәм оригиналь әсәрләр иҗат итеп "Кырык вәзир кыйссасы”, "Фәвакиһел җөләса фил - әдәбият” ("Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”), "Кырык бакча” җыентыкларын төзеп бастырды. Халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып укучыларга тәкъдим итте, халыкның күзен ачуга, аң – белемен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте.

Материал http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/7-IS.html сайтыннан алынды


Copyright MyCorp © 2024
В верх страницы

В низ страницы