Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Сентябрь 2014  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Сораштыру

Каюм Насыйри турында беләсезме?
Всего ответов: 1993

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Дәшәмбе, 06.05.2024, 15:11
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2014 » Сентябрь » 19 » Татарстандагы дини вәзгыять белән бөтен дөнья танышты
18:11
Татарстандагы дини вәзгыять белән бөтен дөнья танышты

http://tatarile.org/news/sites/tatarile.org.news/files/styles/img_w200/public/news/3969/main/tat_din.jpgКичә Женевада БМО советы сессиясе үздырылды. Сессия барышында "Ислам - тынычлык дине: конфессияара килешеп яшәү"дигән темага сөйләшү оештырылды. Анда Татарстан вәкилләре дә катнашты.

"Түгәрәк өстәл"дә Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары – Президентның Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм башкалар катнашты.

“Түгәрәк өстәл” Татарстанның динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе белән уртаклашудан гыйбарәт булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, юнәлешләре тәкъдим ителде, республикадагы мөселманнарга, дини вәзгыятькә багышланган видеолар күрсәтелде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән милләтләр оешмасы әгъзаларын республика мөселман өммәте һәм татарларның Ислам тарихы белән җентекләп таныштырды. “Совет заманы таркалган, үзгәртеп кору елларына республикада бары 24 мәчет калган була. Бүгенге көндә рәсми теркәлгән мәчетләр саны 1430га җитте. Татарстанда динне үстерү, тарату һәм татар халкының бай дини рухи мирасын торгызу өчен нигез, потенциал бар. Чөнки татар дин галимнәре бик зур мирас, җитди хезмәтләр калдырганнар, динне өйрәнү һәм башкаларга җиткерү өчен күп тырышлык куйганнар”, - диде мөфти. Мөфти хәзрәтләре хәзерге көндә республикада Коръән-хафизлар әзерләү, Изге китапны өйрәнү мәсьәләләренә, татар дин әһелләре мирасын торгызу ниятеннән нәзарәт тарафыннан алып барылган нәшрият эшчәнлегенә аерым игътибар юнәлтте.

Шулай ук “түгәрәк өстәл” эшендә нәзарәтнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Россия мөселман яшьләре берлеге рәисе Марсель Сабиров, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина катнашты һәм үзләренең дини эшчәнлекләре хакында сөйләде.

Татарстан вәкилләре чыгышларын Мисыр, Марокко, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Индонезия, Польша, Казахстан, Белорусия, Кыргызстан, Шри Ланка дипломатлары һәм БМО вәкилләре тыңлады.

Чараны Россиянең БМОдагы даими вәкиле Алексей Бородавкин алып барды.

материал http://tatarile.org/ сайтыннан алынды

Караулар: 447 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024