Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Февраль 2015  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728

Сораштыру

"Китап-әт-тәрбия" не эшегездә яки бала тәрбияләүдә кулланасызмы?
Всего ответов: 1227

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Дәшәмбе, 29.04.2024, 10:15
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2015 » Февраль » 13 » Татарстан китапханәләрендә бушлай Wi-Fi булачак
10:34
Татарстан китапханәләрендә бушлай Wi-Fi булачак

2015 нче ел – Әдәбият елында ТР муниципалитетларының барлык республика һәм үзәк китапханәләрендә, шулай ук Казан һәм Яр Чаллының үзәк китапханәләре филиалларында, Интернеттан бушлай файдалану өчен, Wi-Fi нокталары урнаштырылачак. Бу хакта бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм башкалар катнашты.

Докладчы әйтүенчә, 1,5 меңнән артык китапханәнең шәхси сайтлары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, укучыларның бердәм базасын булдыру һәм бердәм электрон уку билетын булдыру юнәлешендә эш дәвам иттереләчәк.

Роман Шәйхетдинов докладының электрон мәдәнияткә кагылышлы бүлегендә, былтыр ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм мобиль кушымта ярдәмендә, концертларга һәм спорт чараларына барлыгы 4 млн сумнан артык суммага 15 меңнән артык билет сатылганы турында хәбәр итте. Аларның 74 проценты дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша сатылган.

“Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан республика театрлары һәм музейларын – барлыгы 14 мәдәният учреждениесен тулысынча online сатуларга күчү өчен программа тәэминаты һәм инфраструктура белән җиһазландыру карары кабул ителгән иде. Театрларның системага җайлашуы зарурлыгы белән бәйле рәвештә, театрларга билетлар сату системасына тулысынча яңа театр сезоныннан күчү ниятләнә”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. Шул рәвешле, билетларны тәүлек дәвамында теләсә нинди урынга сатып алып булачак.

Чыганак: 

Караулар: 385 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024