Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Февраль 2015  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728

Сораштыру

"Китап-әт-тәрбия" не эшегездә яки бала тәрбияләүдә кулланасызмы?
Всего ответов: 1227

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Дәшәмбе, 29.04.2024, 09:19
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2015 » Февраль » 8 » Татарның мәшһүр улы Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан, кичә уздырыла
10:59
Татарның мәшһүр улы Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан, кичә уздырыла

nasiri

Татарның мәшһүр улы — мәгърифәтче, тарихчы һәм этнограф, тел белгече һәм әдип Каюм Насыйриның тууына — 190 ел (1825-1902). Шул уңайдан киләсе җомгада  ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында кичә үткәреләчәк.

Кичә программасының авторы, Каюм Насыйри музееның җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Раушания Шәфигуллина сценарий нигезенә остазның “Кырык бакча” әсәрен алган һәм безне шул гүзәл бакчага сәяхәт кылырга чакыра. Сәяхәтне Каюм Насыйриның бертуган энесе Габделкавиның кызы Гөлхәбирә Насыйрия ролендә Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан алып барачак.

“Тел гыйлеме” бакчасында профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин белән очрашу көтә. “Мәгърифәт”тә Раушания Шәфигуллина үзе каршы алачак. Аларның чыгышларыннан Каюм Насыйриның тормыш юлы, күпкырлы эшчәнлеге хакында шактый мәгълүмат алып булыр.

Моңлы бакчада борынгы татар көйләрен скрипкада Марат Әюпов башкарачак. Яшь җырчыларыбыз Сөмбел Заһидуллина, Альбина Әбдрәшитова, Айзирәк Харунова осталыкларын халык җырлары аша күрсәтәчәкләр. Мәдинә Хәйруллина җитәкчелегендәге “Җәүһәр” балалар ансамбле дә (концертмейстры — Геннадий Макаров) тамашачылар күңелен яулар дип уйлыйбыз, дип шәрехли әлеге иҗади берлекнең матбугат үзәгеннән Алмаз Бикмөхаммәтов.

Чыганак: “Татар-информ” МА

Караулар: 446 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024