Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Декабрь 2014  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Сораштыру

Каюм Насыйри турында беләсезме?
Всего ответов: 1993

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Дәшәмбе, 06.05.2024, 18:21
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2014 » Декабрь » 24 » Төркиядә татар язучылары әсәрләре дөнья күрде
09:23
Төркиядә татар язучылары әсәрләре дөнья күрде

2014 декабрь аенда Төркиядә мәктәп яшендәге балалар өчен 28 татар язучысының әсәре төрек телендә дөнья күрде. “Алтын тиен” (“Алтын синҗап”) дип аталган шушы җыентыкны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче Фатих Кутлу тәрҗемә иткән.
Әлеге проект Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан тәкъдиме белән эшләнгән. Исегезгә төшерәбез, Рафис Корбанның тәкъдиме белән янә Фатих Кутлу тәрҗемәсендә мәрхүм татар язучыларының балалар өчен язган хикәяләре узган ел “Филдиши чакы” (“Сөяк саплы пәке”) исемле китапта дөнья күргән иде. Ә “Алтын тиен” китабында исән бүгенге язучыларыбызның әсәрләре урын алган.
Җыентыкка өч әкият, егерме биш хикәя кергән. Хикәяләр рәсемнәр белән бирелгән. Китапта шулай ук авторларның тормыш юллары, электрон почта адреслары һәм фоторәсемнәре дә урнаштырылган. Китапка исемне Фатих Кутлуның тугыз яшьлек кызы Равза сайлаган. “Алтын синҗап” китабы  Евразия Яучылар берлегенең оешмасы Анкарадагы “Бәнгү” нәшриятында дөнья күргән. Китап 294 битле булып чыккан. Җыентыкка кереш сүзне күренекле төрек язучысы, прозаик, “Кашгарый Мәхмүт хикәя бәйгесе”нең халыкара жюри әгъзасы Осман Чәвиксой язган.
“Алтын синҗап” китабы “Казан - 2014 төрки дөньяның мәдәни башкаласы” проекты кысаларында үткәрелгән соңгы чараларның берсе булды.
Түбәндә “Алтын синҗап” китабына кергән хикәяләр һәм аларның авторлары исемлеге бирелә.

  1. Нәзифә Кәримова “Ипи пешерәбез”
  2. Фирүзә Җамалетдинова “Бабай белән онык”
  3. Ләлә Гыймадиева “Кайсы чын, кайсы - ялган...”
  4. Ринат Мөхәммәдиев “ Муенсалы күгәрчен”
  5. Дания Гайнетдинова “Син зур инде!”
  6. Галимҗан Гыйлманов “Батырлыкның йөзе нинди?”
  7. Рабит Батулла “Йолдызлар турында әкият”
  8. Вакыйф Нуриев “Гөмбә оясында”
  9. Минзифа Әхмәтшина “Изге Рамазан ае иде”
  10. Марсель Галиев “Җиңәсем килде”
  11. Илүсә Нәбиуллина “Алтын тиен”
  12. Фәрит Яхин “Ак әбиләр догасы”
  13. Гүзәл Әдһәм “Караш”
  14. Нәбирә Гыйматдинова “Урман ниләр сөйләр икән?”
  15. Лирон Хәмидуллин “Әхмәт нигә елады?”
  16. Алмаз Гыймадиев “Телефонлы кәҗә”
  17. Нәкыйп Каштанов  “Өмет яфрагы”
  18. Рөстәм Галиуллин “Биш икеле”
  19. Ләбиб Лeрон “Гает бәйрәме”
  20. Фоат Садриев “Боз өстендә”
  21. Айгөл Әхмәтгалиева “Әби, Илнур һәм шигырь”
  22. Элмира Шәрифуллина “Әнкә нарат белән әткә нарат һәм аларның балалары”
  23. Алберт Хасәнов “Чакырылмаган кунаклар”
  24. Рәфкать Кәрами “Ярыш”
  25. Ркаил Зәйдулла “Кеп-кечкенә бака”
  26. Әхәт Гаффар “Әни йөрәге”
  27. Гәрәй Рәхим “Алмалар”
  28. Марат Закир “Кара төс ни өчен кирәк?”
Караулар: 737 | Өстәде: angel | Рейтингы: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024