Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Февраль 2015  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728

Сораштыру

Минем сайтымны бәяләгезче!
Всего ответов: 2535

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Дәшәмбе, 29.04.2024, 00:13
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2015 » Февраль » 11 » Старая Купавна шәһәрендә татар балалары өчен этно-мәдәни үзәк ачылачак
10:37
Старая Купавна шәһәрендә татар балалары өчен этно-мәдәни үзәк ачылачак

Мәскәү өлкәсе Электросталь шәһәрендә уңышлы эшләп килүче «Арбузик» этно-мәдәни үзәк эшчәнлеген өйрәнү өчен анда Старая Купавнадан делегация барып кайтты.

Шәһәр башлыгының социаль мәсьәләр буенча урынбасары Минзилә Имаметдинова җитәкләгән делегациядә җирле татарлар милли-мәдәни автономия рәисе һәм депутат Владимир Ибраһимов һәм активист Елена Щербатых бар иде.

Үзәк җитәкчеләренең берсе — Наилә Соколова «Арбузик»ның 2013 елда эшли башлавы һәм Электросталь шәһәрендә популярлашып китүе турында сөйләде. Өч яшьтән алып алты яшькә кадәрле балалар  Развивайка, «Дошколята», «Арбузик», «Театральная студия», «Исламия» һәм башка программалар буенча шөгыльләнәләр. Бу программалар балаларны төрле яктан камил итеп үстерүгә юнәлдерелгән, биредә балаларны дөньякүләм диннәр тарихы белән таныштыралар, декоратив гамәли сәнгать нигезләренә өйрәтәләр.  Үзәккә төрле милләт һәм төрле диндәге балалар йөриләр. Старая Купавна шәһәреннән килгән кунаклар үзәкнең финанслануы, оештыру эшләре, хакимият белән мөнәсәбәт корулар, эш шартлары белән кызыксындылар.

Владимир Ибраһимов Старая Купавнадагы татар милли-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән таныштырды, җирле татарларның үзләрендә «Арбузик» үзәгенең филиалын ачу теләген белдерде. Чәй табыны артында кирәкле оештыру эшләре һәм финанс чыгымнар турында сөйләшенде.

Чыганак: 

Караулар: 433 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024