Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Гыйнвар 2015  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031

Сораштыру

Балаларыгыз (укучыларыгыз) китап укырга яратамы?
Всего ответов: 1151

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Сишәмбе, 07.05.2024, 02:25
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2015 » Гыйнвар » 6 » “Сөясеңме, сөймисеңме...” беренче тапкыр Мәскәүдә
09:13
“Сөясеңме, сөймисеңме...” беренче тапкыр Мәскәүдә

Мәскәүдә беренче тапкыр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының бу сезондагы беренче премьерасы -  Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльнең режиссеры – Радик Бариев. Рольләрдә - Равил Шәрәфиев,  Дания Нуруллина, Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров. Искәртеп үтәбез, Камал театрының традицион Мәскәү гастрольләре 14-21 гыйнварда Россиянең Малый театры сәхнәсендә үтә.

“Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакленең премьерасы 4 октябрьдә булды, ә 3 октябрьдә Камал Театры 109 сезонын ачты. Флорид Бүләковның әлеге пьесасы Татарстан һәм Башкортостан театрларында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә еш куелды. Мөгаен, бу трагикомедиянең күңелгә үтеп керердәй эчтәлеге белән бәйледер.

Гомер буе иңгә-иң яшәгән Карт һәм Карчык рольләрендә - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Аларның яшь чагын – Гомәр белән Вәсилә ролен – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров башкара.

«Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәттә, озак дәвамында эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».

Традицион Мәскәү гастрольләре кысаларында спектакль ике мәртәбә: 15 гыйнварда 19.00 һәм 18 гыйнварда 18.00 күрсәтелә.

Искәртеп үтәбез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре 14-21 гыйнварда Мәскәүдә үтә. Малый театрның төп бинасында ремонт эшләре бару сәбәпле, гастрольләр Малый театрның филиалы сәхнәсендә үтәчәк. Адресы:  Зур Ордынка урамы, 69 йорт (Добрынинская метро тукталышы). Малый театр белән Камал театрының алмаш гастрольләре 2006 елдан башлап үтә һәм ул матур традициягә әверелде.  Яңа 109 сезонда Камал театры Мәскәүгә 8 спектакль алып бара, нигездә, премьералар.

Караулар: 438 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024