Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Июль 2014  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Сораштыру

Минем сайтымны бәяләгезче!
Всего ответов: 2535

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Чәршәмбе, 08.05.2024, 07:02
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2014 » Июль » 21 » Әнвәр Хәйри вафат булды
23:46
Әнвәр Хәйри вафат булды

21 июль, 2014 - 13:47

Кичә күренекле әдәбият галиме, Җ.Вәлиди исемендәге бүләк иясе Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Хәйри вафат булды. Бүген, 21 июльдә, 11.00 сәгатьтә Татарстанның Язучылар берлеге бинасында (Мөштәри урамы, 14) әдип белән хушлашу узачак.

Әнвәр Хәйри тумышы белән Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылыннан. 2 декабрьдә ул 66 яшен тутырган иде. Галимнең җәсады Казанның Мөселман зиратында җирләнәчәк.

Әнвәр Хәйри югары белемне Казан университетының тарих-филология факультетында ала, аннан соң Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегенә урнаша. Укыган чорда ук аңа тир түгеп, һәрвакыт хезмәттә булырга туры килә: урман кисүче, тракторчы, мәктәп укытучысы, музей хезмәткәре булып эшли. 90нчы еллар башында “Мирас” журналында иҗат итә. 1996 елдан Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып эшли. 1970 елдан башлап, төп эше белән бер үк вакытта Казан университетларында гарәп телен, иске татар телен, ислам дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыта.

Әнвәр Хәйри – текстолог та, тәрҗемәче дә, язучы да иде. Ул XIX-XX гасыр татар мәгърифәтчеләре һәм әдипләренең дистәләгән китабын бүгенге татар теленә тәрҗемә итеп, дөньяга танытучы. Аның үз китаплары да дөнья күрде, алар арасында – “Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы”, “Ислам дине бәйрәмнәре”, “Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре”н (һ.б.) телгә алырга мөмкин.

Моннан тыш, галим милли тарихыбызга караган иң борынгы һәм ин беренче язма чыганак булып торучы – 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе Әхмәд Ибне Фазланның сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының факсимель күчермәсеннән турыдан-туры борынгы – классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп бастырды.

Күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен ул Татарстанның атказанган фән эшлеклесе мактаулы исеменә, мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен К.Насыйри исемендәге премиягә лаек булды.

Материал  http://tatarile.org/news/tt/node/3743 сайтыннан алынды

Караулар: 553 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 1
1 MilaGops  
0
Мoзги уcтaли, они хотят отдыхать. Не зaвтрa и не потoм – прямо cейчас. Bыбери свою флеш-игрушку, котopая paзгрузит твой мозг в любoе врeмя дня и нoчи. Никаких cложностей – понятнo всем от 5+ до 100+. Cтaнь удaчливым, будь победителем, дай в морду боксёpу или покатайся нa танчикaх, провeди кpолика по лабиринту и нaйди моpковку. Ты cупер-пупeр зaнят и тебe нeкогда? Вpaньё, минутка-то всегда найдётcя.

http://all-flesh.ru/index.php?category=masyny&do=cat - флешки

Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024