Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Гыйнвар 2015  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031

Сораштыру

Өегездә китапханә бармы?
Всего ответов: 1115

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Дәшәмбе, 06.05.2024, 14:57
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2015 » Гыйнвар » 4 » Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте татар ашлары китабын нәшер итте
08:48
Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте татар ашлары китабын нәшер итте

Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте татар ашлары китабын нәшер итте. Әлеге китапта Рига шәһәрендә яшәүче татарлар үз гаиләләренең иң яраткан милли ризыклары турында бәян итә. Татар аш-суын әзерләүнең серләре латыш телендә дә тәкъдим ителә.

Заманында совет илләреннән Рига шәһәренә килеп төпләнгән татарларның “Идел” җәмгыяте оештыруына быел 26 ел тулды. Туган җиреннән читтә гомер кичерсәләр дә биредә татарлар ана телен, халыкның гореф-гадәтләрен саклап калырга тырыша. Гаиләләрендә кадерләп саклаган милли традицияләрне үсеп килүче яшь буынга тапшырырга омтыла.

Һәр халыкның күңел киңлеген – аның аш-суы ачып күрсәтә. Ул башкаларныкына охшамаган, кабатланмас милли хәзинә. Чит мохиттә милли ризыкның халыкларны берләштерү көче дә ныгый төшә. Шуңа күрә татар җәмгыятьләре үткәргән төрле мәдәни чараларның һәрвакыт милли аш-су тулы табын артында тәмамлануы гаҗәп түгел.

Латвия татарларының милли-аш су китабында Марий-Элдан Гөлфия апа Хурамшина тәбикмәк, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән Нәфисә ханым Бирска кыстыбый, Чистай районы Мөслим авылыннан Минхәят Гыймалтдинова чәкчәк, Латвиянең Саулкрасты шәһәрендә яшәүче Сания Турлая каз ите белән зур бәлеш, Башкортстанның Слак авылыннан Фәнүзә апа Ахунова бавырсак, Нижгар өлкәсеннән Рахилә апа Яковлева кош теле, Казан кызы Ләйсән Билалова гөбәдия пешерү серләре белән уртаклаша. Ризыкларның тәфсилле рецептлары белән беррәттән аларның авыз суларын китерерлек төсле фотосурәтләре дә тәкъдим ителә. Китап татарларның сый-хөрмәткә бай һәм кунакчыллыгын дәлилләүче халык мәкальләре белән дә бизәлгән. Җаентыкны нәшер итүдә финанс ярдәмен Рига шәһәре Думасы күрсәткән.

Материал http://tatarile.org/news/tt/node/4665  сайтыннан алынды

Караулар: 393 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024