Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Февраль 2015  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
232425262728

Сораштыру

Өегездә китапханә бармы?
Всего ответов: 1115

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Дәшәмбе, 29.04.2024, 10:49
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2015 » Февраль » 12 » Өч телдә дөнья күргән “Мавыктыргыч Татарстан” китабы тәкъдим ителде
10:28
Өч телдә дөнья күргән “Мавыктыргыч Татарстан” китабы тәкъдим ителде

“Мавыктыргыч Татарстан” – шундый китап-уен рус, татар, инглиз телләрендә ("Увлекательный Татарстан=Мавыктыргыч Татарстан=Entertaininq Tatarstan") Казанда – “Акчарлак” нәшрият йортында нәшер ителеп, 48 мең данәдә “Татмедиа” ААҖнең “Идел-Пресс” басмаханәсендә дөнья күргән. Ул 7-14 яшьлек балалар һәм үсмерләр аудиториясенә дип әзерләнгән. 33х25 см форматта 72 битле булып басылган китап каты тышлыкта тәкъдим ителгән: кып-кызыл җирлеккә күңел биреп карасаң гына күреп булган татар милли бизәкләре төшерелгәне шәйләнә, кыл уртадагы эре этник сурәткә исә республиканың тарихи төбәкләре, легенда-кыйссалары бүгенге көн белән үрелеп бирелгән. Кулына шушы басманы алган бала Татарстан, аның Казан, Болгар, Биләр, Зөя, Раифа, Алабуга кебек борынгы шәһәрләре, республика башкаласының танылган урыннары һәм Казан (Идел буе) федераль университеты, шулай ук татар-төркиләрнең Сабан туе, керәшеннәрнең Питрау бәйрәмнәре, “Нәүрүз” театр фестивале, 2013 елда Казанда үткәрелгән Универсиада турында мәгълүмат ала. Басманың эчтәлекле рәсемнәргә гаять бай булуы бу эшне мавыктыргыч итә, күзаллауны җиңеләйтә, ватанпәрвәрлек хисләре тудыра.  Китапның Татарстан Республикасы гимны белән ачылуы моңа аеруча тәэсир итә. Төп персонаж итеп алынган Рабига исемле татар әбие исә китап материалларын бер-берсенә бәйли сыман. Басманың 3 телдә булуы балаларны шушы телләрне үзләштерүгә этәрә, кызыксындыра. Татарстанның төрле мәдәниятләргә, конфессияләргә ихтирамлы булуы әлеге хезмәтнең идеясенә салынган. Ул үзебезгә мирас булып калган тарихи-мәдәни истәлек-һәйкәлләрнең матурлыгына һәм әһәмиятенә игътибарны юнәлтеп, киләсе буыннар өчен аларны саклау заруриятен яшьтән сеңдерә.

Хәер, бу уку елында 1 нче сыйныфка укырга кергән малайлар һәм кызлар һәм аларның якыннары, дуслары китапның, чыннан да, мавыктыргыч икәнен инде беләләр, аның файдасын күрәләр. Чөнки 2014 елның сентябренә басылган әлеге китапларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уку елы башында 1 нче сыйныф укучыларына бүләк итеп биргән. Басылганнарының 43 меңнән артыгы республиканың мәгариф учреждениеләренә таратылган, тагын 1,6 меңнән артыгы резервка калдырылган. Китапны тәкъдим итү чарасында катнашкан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Данис Шакиров шул хакта белдерде.

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында шушы китап презентацияләнде, аның авторлары журналистларның сорауларына җавап бирде. Шулай да, китап 6 айлап элек дөнья күргән, нишләп аны бүген генә презентациялисез, дигән сорауга “Акчарлак” нәшрият йортын гамәлгә куйган ТРның халык артисты Габделфәт Сафин, китап балалар кулына керде, эш эшләнде, инде туен бәйрәм итсәк тә була, дип җаваплады. Шундый китап-уен (аның биремнәре бар) әзерләп бастыру идеясе авторы, җаваплы сәркатип, китапны төзүче һәм “Акчарлак” нәшрият йортының башкаручы директоры Әдилә Сафина (ул Габделфәт Сафинның кызы) исә идея туу тарихы, ул идеяне тормышка ашырганчы үткән юл һәм басма үзенчәлекләре турында аңлатма биреп, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә китап макеты белән бару вакыйгасын бәян итте.

Җыеп кына әйткәндә, идея 3 елда тормышка ашырылган. Журналистларны, әйтик, ихтыяҗлы һәм бик уңышлы чыккан әлеге басма дәвамлы булырмы, тагын шуңа охшаш идея тумадымы, проектны гамәлгә ашыру чыгымнарын кем каплады һәм күпмегә төште, бүләк китап буларак кына бастырылгач, сатуга чыгару өчен тагын басылырмы кебек сораулар кызыксындырды. Ә.Сафина, “Мавыктыргыч Татарстан”ны бастыруга Татарстан бюджетыннан акча бирелде, күпме икәне – коммерция сере, дип, республика бюджетының үтә күренмәлелегенә шик салды. Бер китап 182 сум 76 тиенгә төшкән (бу зур тираж белән аңлатыла), нәшрият йорты үзенә 5 мең данәсен алып калган, алга таба китап кибетләренә сатуга чыгару күздә тотыла, бәясе 700 сум булачак – бүгенге сөйләшүдә катнашкан "Акчарлак"ның генераль директоры Рузилә Сафина тарафыннан шундый белешмә бирелде.

Чыганак: 

Караулар: 481 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024