Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Май 2016  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031

Сораштыру

Балаларыгыз (укучыларыгыз) китап укырга яратамы?
Всего ответов: 1151

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Җомга, 26.04.2024, 20:00
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Төп бит » 2016 » Май » 17 » “Ак калфак” оешмасы Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзләреннән йөрде
23:16
“Ак калфак” оешмасы Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзләреннән йөрде

14 май көнне Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән районында күчмә утырышы булып узды. Ул Акъегет гомуми төп белем бирү мәктәбендә үткәрелде.

Шуны әйтергә кирәк, Яшел Үзән районы – шәхесләргә бай район. Кайсы гына авылны алсаң да, аның кайсы да булса татар шәхесе исеме белән бәйле булуын ачыкларга мөмкин. Шуңа күрә дә, эшне Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучы хатын-кызларны әлеге авыллар һәм авыллардагы музейлар белән таныштырудан башладылар – Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзләреннән сәфәр кылдылар. “Ак калфак” оешмасы һәм чараны оештыручылар белән бергә әлеге сәфәргә ЮНЕСКОНЫҢ Дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Юныс Сәфиуллин, Татар энциклопедиясе институтының фәнни-нәшрият бүлеге мөдире Рәфик Сәләхиев, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының әйдәп баручы киңәшчесе Илгизә Гомәрова, Кытай татарлары (студентлар) Бикчәнтәев Базарбай белән Балгынай Нурлан, татар теле укытучылары, “Мәдәни җомга” һәм “Яшел Үзән” газеталары корреспондентлары, “Идел” журналы вәкилләре һ.б. чыккан иделәр.

Иң беренче булып кунакларны ачык һавадагы этнография музее каршы алды. Ул Исаково авылы җирлегендә урнашкан. Әлеге ачык музейда җил тегермәне дә, сиртмәле кое да, кара мунча да, башка күп кенә тарихи объектлар да шактый күп. 

Сәфәрнең икенче пункты – Олы Ачасыр авылы. Әлеге авылда Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы урнашкан. Монда 1947 елда мәгърифәтче-галим К.Насыйриның туган авылы Кече Шырданнан Олы Ачасыр авылына күчерелгән йорт урнашкан.

Архитектура-этнография комплексы буларак ул 1997 нең 1 мартында ачыла. Комплекс крәстиян утарыннан (йорт, абзар, сарайлар, келәт, мунча, ат дирбияләре өчен лапас) гыйбарәт. Йортта өч бүлмә: килгән кунаклар өчен ак бүлмә, хатын-кызлар ягы һәм тәһарәт бүлмәләре бар. Экспонатлар арасында — К.Насыйриның мемориаль әйберләре: күн тышлы диван, агач өстәл, К.Насыйриның үз кулы б-н эшләнгән шкаф, үзе тарафыннан төзелгән һәм шәхси мөһере куелган русча-татарча сүзлек, гарәп орнаменты төшерелгән өч фарфор чынаяк («Кузнецов һәм Ко» фирмасы тарафыннан татар сәүдәгәрләре заказы б-н эшләнгән) бар. Шулай ук К.Насыйриның нәсел агачы һәм Олы Ачасыр авылының Насыйри хезмәтләрендә искә алынган барлык имамнары шәҗәрәсе куелган. 

Әлеге комплекс белән танышканнан соң катнашучылар Кече Шырдан авылына – Каюм Насыйриның туган авылына юл тоттылар. Бу авылда Каюм Насыйрига бюст куелган, Каюм Насыйри коесы һәм чишмәсен күрергә була. Катнашучылар әлеге бюстка чәчәкләр куйдылар, авылдагы тарихи урыннар белән танышып чыктылар. [Кече Шырдан]

Озын маршрутның киләсе пункты – Норлат авылы булды. Әлеге авылның урта мәктәбендә дә этнография музее эшләп килә. Әлеге авылда шулай ук инвалид һәм ятим балалар өчен балалар йорты бар. 

Сәфәрнең соңгы пункты, күчмә утырыш узачак авыл – Акъегет авылы. Мәктәпкә керер алдыннан кунакларны тарихи мәчет белән таныштырдылар, ул Заһидулла бай тарафыннан инде 1876 елда ук төзелгән булган. 

Усман Әлмеев исемендәге Акъегет мәктәбе укытучылары, кунакларны каршы алгач, дәресләрдә мәшһүр шәхесләребезнең мирасын куллану үрнәкләрен күрсәттеләр. Мәктәпнең директоры Гөлинә Рөстәм кызы Саттарова әле “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе булып та тора. Әлеге сәфәргә кунакларны нәкъ менә ул чакырган, эшнең күп өлешен ул оештырган иде.

Күчмә утырыш нигездә татар шәхесләренә багышланды, Яшел Үзән районы үрнәгендә татар шәхесләренә игътибарны арттыру мәсьәләсе каралды, аларның эшчәлегенә анализ ясалды. Яшел Үзән районы эшчәнлеге бу юнәлештә эш өчен үрнәк итеп куелды.

Әлеге чарада бик мөһим вакыйга да булды. ЮНЕСКОНЫҢ Дөнья мәдәнияте институты ректоры Энгель Таһиров дөнья мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән өчен Яшел Үзән муниципаль районы хакимият башлыгы урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Вәли кызы Афанасьевага “Роза мира” бүләген тапшырды. 

Чынлап та, татар хатын-кызларының тормышта роле шактый зур. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы татар хатын-кызларының дәрәҗәсен, дөньяда тоткан урыннарын үстерүдә уңышлы гына даими эшчәнлек алып бара. Киләчәктә дә әлеге эшчәнлек шундый адымнар белән алып барылсын иде, дигән теләктә калам.

(Раил Гатауллин фотолары)

Чыганак: http://belem.ru/node/6573

Караулар: 710 | Өстәде: angel | Рейтингы: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024