Сәлам, Кунагым!

Сездә ничек?

Лаешта һава торышы

Рәхим итегез!

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан: Ризаэддин Фәхреддин мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Каюм Насыйри мирасы

"Без булдырабыз!"
«Бөек мәгърифәтчеләр” циклыннан Шиһабетдин Мәрҗани мирасы

"Без булдырабыз!"
«Безнең юбилярлар” циклыннан Сәгыйть Сүнчәләй мирасы

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Нигез ташым

"Без булдырабыз!"
«Горурлыгым минем” циклыннан Авылым Имәнкискәм

Бәйгедә катнашам

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Форма входа

Эзләү

Календар

«  Гыйнвар 2014  »
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Сораштыру

Балаларыгыз (укучыларыгыз) китап укырга яратамы?
Всего ответов: 1151

Статистика


Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Пользователей: 0




Пәнҗешәмбе, 02.05.2024, 06:13
Исәнмесез, Хөрмәтлем! Гость | RSS

КАЮМ  НАСЫЙРИ

| Теркәлү | Керү
Блог


Главная » 2014 » Гыйнвар » 8 » Каюм Насыйриның әдәби тәрҗемәчелек өлкәсендәнге эшчәнлеге
00:16
Каюм Насыйриның әдәби тәрҗемәчелек өлкәсендәнге эшчәнлеге

Эчтәлек

Кереш

3 1. Беренче бүлек Каюм Насыйри – олы шәхес

6 1.1. Каюм Насыйриның тормыш юлы

6 1.2.Каюм Насыйри эшчәнлегенең төп юнәлешләре

8 2. Икенче бүлек. Каюм Насыйриның әдәби тәрҗемәчелек өлкәсендәнге эшчәнлеге

12 Йомгак

18 Файдаланылган әдәбият исемлеге


Кереш

Татар халкының күренекле шәхесләре арасында мәгърифәтче, остаз, галим, язучы, фольклорчы һәм мөгаллим Каюм Насыйри исеме аерым урын алып тора. Каюм Насыйри исеме татар халкының мәгърифәте, җәдитчелек хәрәкәте белән турыдан-туры бәйле. Галим гомере буе халкына хезмәт итә, аның белән бергә атлый. Каюм Насыйриның эшчәнлеге энциклопедик характерда. Аның каләме астыннан татар тел белеме, әдәбиятка караган бик күп хезмәтләр дөнья күрә. Болардан тыш, ул математика ("Хисаблык”, 1873; "Гыйльме һәндәсә”, 1895), геометрия, ботаника фәннәре, җир эшкәртү мәсьәләләре буенча гаять күп төрле китаплар, хезмәтләр чыгара. Ул – балалар өчен "Буш вакыт” исемле (1905) фәнни-популяр китап авторы. Әлеге хезмәт татар балалар әдәбиятына нигез сала. Татар китаплары, матур әдәбият үрнәкләре, дәреслекләр чыгару белән генә чикләнеп калмыйча, Каюм Насыйри периодик матбугат эшенә алына һәм 1871 нче елдан календарьләр чыгаруны башлап җибәрә. Бу календарьлар 27 ел буе дөнья күреп килә һәм татар халкының ихтирамын һәм игътибарын үзенә җәлеп итә. Каюм Насыйри татар әдәби телен системалаштыру өлкәсендә дә бик күп хезмәт куя. Ул, укымышлы галим буларак, татар телен киң массага аңлаешлы итү зарурлыгы турында чыгышлар ясый, бу мәсьәләне фәнни югарылыкта күтәреп чыга. Каюм Насыйриның татар милли әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтен дә бәяләп бетергесез. Аның китаплары бөтен татар халкына аңлашылырлык телдә иҗат ителгән, һәм бу аларның сәнгати эшләнешенә, эстетик кыйммәтенә һич тә зыян китермәгән. Автор әсәрләренең телен аһәңле, йөгерек итүдә татар фольклорыннан ук килгән традицияләрне файдалану да зур роль уйный. Язучы үзе әсәрләр иҗат итеп кенә калмый, рус әдипләренең иң матур үрнәкләрен дә татар теленә тәрҗемә итеп, укучыга таныта. Каюм Насыйриның фәнни эшчәнлеге тел белеме өлкәсен дә иңли. Ул татар телендә беренче аңлатмалы сүзлек төзи, татар терминологиясен эшкәртүдә билгеле бер уңышларга ирешә. Шулай ук К.Насыйри гомере буе татар теленең статусын үстерү, аны әдәби тел дәрәҗәсенә күтәрү теләге белән яши. Ул, беренчеләрдән булып, татар теленең грамматикасын төзи, төрле сүзлекләр бастыра. Аның бу хезмәтләре күпьеллык тикшеренүләренең, җентекле эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып тора. Үз халкының тарихын, телен, этнографиясен төрле яктан тирәнтен тикшереп, бу өлкәләргә багышланган күп төрле хезмәтләр бастырып, Каюм Насыйри милләткә хезмәттә зур көч куя. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә аңа, иң беренче чиратта, рус тел белеме казанышларына таяну ярдәм итә. Галим үзе дә рус телен татарлар арасында популярлаштыру өлкәсендә зур көч куя. Ул татар балаларын рус теленә өйрәтә, дәреслекләр бастырып чыгара. Үзе төзегән дәреслек һәм кулланмаларны галим гамәлдә, укытучылык эшендә кулланып, тикшереп карый торган була. Шулай ук Каюм Насыйри русларны татар мәдәнияте белән таныштыру максатына да хезмәт итә. Аның уенча, бу – ике милләт арасындагы мөнәсәбәтләрне җайларга, бер-береңә ихтирам тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә дә ул татар этнографиясе буенча язылган хезмәтләрен рус телендә бастырып чыгара. Димәк, Каюм Насыйриның татар милли-мәдәни үсешендә, фәнни яктан алга китешендә тоткан роле әйтеп бетерегесез зур икәнлеге ачык. Аның эшчәнлеген бик күп галимнәр югары бәяли, халкы да онытмый. Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеге кайбер галимнәр тарафыннан аерым тикшерелгән. Без исә хезмәтебездә Каюм Насыйриның әдәби тәрҗемәчелек өлкәсендәге эшчәнлеген тикшерүне максатыбыз итеп куйдык. Бу өлкәнең аерым тикшерелмәве эшебезнең актуальлеген дәлилли.

Димәк, эшебезнең темасы – "Каюм Насыйрның әдәби тәрҗемәчелек эшчәнлеге”.

Максатыбыз – Каюм Насыйриның әлеге өлкәдәге эшчәнлеген тикшерү, бәяләү, аның аерым тәрҗемә әсәрләре белән танышу.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1. Каюм Насыйриның тормыш юлын өйрәнү;

2. Галимнең күпкырлы эшчәнлеген чагылдырган хезмәтләр белән танышу;

3. Каюм Насыйри эшчәнлегенең төрле тармакларын аерып чыгару;

4. Галимнең тәрҗемә әсәрләрен уку, алар белән танышу, анализлау.

Курс эшен язу барышында М.Гайнуллинның "Каюм Насыров и просветительское движение среди татар”, В.Гороховның "Педагогика тарихыннан очерклар” хезмәтләренә, Каюм Насыйриның 120 еллыгына багышлап чыгарылган җыентыкка фәнни әдәбият буларак таяндык. Шулай ук А.Асадуллина, Ә.Мәхмүдов, Я.Ханбиков кебек галимнәрнең аерым мәкаләләре белән таныштык, галимнең үз хезмәтләрен өйрәндек. Курс эше кереш, ике бүлек, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.

Төп өлеш...

Йомгак

Татар халкының күренекле шәхесләре арасында мәгърифәтче, остаз, галим, язучы, фольклорчы һәм мөгаллим Каюм Насыйри исеме аерым урын алып тора. Каюм Насыйриның эшчәнлеге энциклопедик характерда. Аның каләме астыннан татар тел белеме, әдәбиятка караган бик күп хезмәтләр дөнья күрә. Болардан тыш, ул математика ("Хисаблык”, 1873; "Гыйльме һәндәсә”, 1895), геометрия, ботаника фәннәре, җир эшкәртү мәсьәләләре буенча гаять күп төрле китаплар, хезмәтләр чыгара. Ул – балалар өчен "Буш вакыт” исемле (1905) фәнни-популяр китап авторы. Әлеге хезмәт татар балалар әдәбиятына нигез сала. Татар китаплары, матур әдәбият үрнәкләре, дәреслекләр чыгару белән генә чикләнеп калмыйча, Каюм Насыйри периодик матбугат эшенә алына һәм 1871 нче елдан календарьләр чыгаруны башлап җибәрә. Каюм Насыйри татар әдәби телен системалаштыру өлкәсендә дә бик күп хезмәт куя. Ул, укымышлы галим буларак, татар телен киң массага аңлаешлы итү зарурлыгы турында чыгышлар ясый, бу мәсьәләне фәнни югарылыкта күтәреп чыга. Каюм Насыйриның татар милли әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтен дә бәяләп бетергесез. Аның китаплары бөтен татар халкына аңлашылырлык телдә иҗат ителгән, һәм бу аларның сәнгати эшләнешенә, эстетик кыйммәтенә һич тә зыян китермәгән. Каюм Насыйри көнчыгыш әдәбияты үрнәкләрен дә татар теленә тәрҗемә итә. Аның гоманлы төрекләре теленнән тәрҗемә ителгән "Әфсанәи Гөлрөх вә Камәрҗан” әсәре әкият сюжетларына нигезләнә. Ул кысалы кыйсса формасында иҗат ителгән һәм бер-берсенә өлешчә бәйләнешле, әмма мөстәкыйль сюжет сызыкларын барлыкка китерүче вакыйгаларны бәян итүдән гыйбарәт. Бу мөстәкыйль вакыйгаларны бер үзәккә туплап торучы уртак идея бар: ул – әхлаклылык, кешелеклелек проблемасы һәм кылган гамәлләрнең һәрвакыт үзеңә кире әйләнеп кайтуы турындагы фикер. Каюм Насыйриның "Кырык вәзир” әсәре дә шәрыкъ традицияләрен дәвам итә. Әсәр тартмалы композиция кысалырында иҗат ителгән. Биредәге хикәятләр хатын һәм вәзир тарафыннан бәян ителеп, һәркайсы билгеле бер әхлакый сыйфатны алга сөрә. "Кырык бакча” әсәре исә турыдан-туры әхлаклылык, намуслылык, изгелек кебек сыйфатларны мактауга корылган. Ул шушы проблемаларны сурәтләгән кечкенә күләмле хикәятләрдән гыйбарәт. Аларның һәрберсе билгеле бер сыйфатны яклый яки кире кага. Шушы әсәрнең тулы варианты буларак карала алган "Фәвакиһелҗөласа” җыентыгы исә әлеге хикәятләрне тагын да тулыландыра.

Файдаланылган әдәбият исемлеге 1. Абдуллин Я. Каюм Насыйри иҗатында мораль-әхлак мәсьәләләр / Я.Абдуллин // Казан утлары. – 2008. - №2. – 150-156 б. 2. Гайнуллин М. Каюм Насыйри и просветительское движение среди татар / М.Гайнуллин. – Казань: Таткнигиздат, 2006. 3. Дмитриев Н.Д. Каюм Насыйри – филолог / Н.Д.Дмитриев // Каюм Насыйри (тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессия нәтиҗәләре). – Казан: Таткнигиздат, 2008. – 45 б. 4. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф, 2008. – 247 б. 5. Каюм Насыйри (тууына 120 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары). – Казан: Таткнигиздат, 2007. 6. Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда: Т.2. / К.Насыйри. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2008. – 318 б. 7. Ханбиков Я. Каюм Насыйриның фәнни-педагогик эшчәнлеге / Я.Ханбиков // Совет мәктәбе. – 2008. - №2. – 29-32 б.

Просмотров: 1227 | Добавил: angel | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:

Copyright MyCorp © 2024